Шиңмәсен сөю гөлләре

Көз җитсәдә яз ямьләрен саклый,
Түземле шул көзге чәчкәләр.
Алар бераз моңсу бусалар да,
Һаман әле нурлар чәчәләр.

Бәхет кошы (беренче вариант)

Бәхет кошы кайда яши икән,
Белсәң иде аның серләрен.
Бик аз гына бәхет сорар идем,
Их, аңларга иде телләрен.

Авыл капкасы (беренче вариант)

Җиде юл чатында,
Җиде юл башында,
Тора ул авылым капкасы.
Киткәнне озатып,
Күңелне юатып,
Сөенеп, каршылый кайтканы.

Әнкәй оекбашы

Кышкы озын кичтә, балаларың өчен
Бишек җырын әнкәй көйләгән.
Йөрәк утларына, ул җылысын өстәп
Ап-ак оекбашлар бәйләгән.