Әнкәемнең мендәре
Шундый матур, йомшак бит ул,
Әнкәй биргән мендәре.
Җылылыгы ни тора бит,
Кышкы кичен, төннәрен.
Шундый матур, йомшак бит ул,
Әнкәй биргән мендәре.
Җылылыгы ни тора бит,
Кышкы кичен, төннәрен.
Синең куллар, мине сөя-сөя,
Бишекләргә салган куллар ул.
Соңгы телемнәрен миңа биреп,
Үзе коры калган куллар ул.
Аккошлар нигә моңсулар?
Әллә китәләр микән?
Язлар, җәйләр нигә шулай,
Бик тиз үтәләр икән?
Яз булдымы, Инҗәремә кайтам,
Кошчык булып, нурга сөенеп.
Япь-яшь чагым каршы алыр кебек,
Шомырт чәчәгенә төренеп.
Яз булдымы? Инҗәремә кайтам
Кошчык булып, нурга сөенеп.
Япь-яшь чагы каршы алар кебек
Шомырт чәчәгенә төренеп.