Туган як җилләре

Әй сулар, урманнарым,
Юллар төшкәч кайттым, авылкаем.
Күрешергә, хәл белергә изге җирне,
Сагынып көтәм әнкәмдәй,
Каршы ала назлы җилдәй.
Кош моңына, кошлар яңгрый моңлы җырын.
Исәнмесез, әй җилләр.

Туган як җилләре — ешырак исегез,
Туган як җилләре — яшьлеккә илтегез,
Туган як җилләре — өзмәгез өметне,
Саклагыз хисләрне туган як җилләре.

Әй таулар, әй ташларым,
Юллар төшкәч кайттым, авылкаем.
Булган өчен дус-ишләрем, туганнарым,
Таулар өчен таң алдында сандугач тавышларым.
Басар өчен күңлемнең юксыну сагышларым.
Исәнмесез, әй җилләр.

Туган як җилләре — ешырак исегез,
Туган як җилләре — яшьлеккә илтегез,
Туган як җилләре — өзмәгез өметне,
Саклагыз хисләрне туган як җилләре.

Әй еллар, әй гомерләр,
Юллар төшкәч кайттым, авылкаем.
Күрер өчен туган-үскән газиз йортым,
Бизәр өчен, тагын бер кат, авылым урамнарын.
Арыш үскән чәчәкләр, тугайлык-тугайларым.

Туган як җилләре — ешырак исегез,
Туган як җилләре — яшьлеккә илтегез,
Туган як җилләре — өзмәгез өметне,
Саклагыз хисләрне туган як җилләре.

Оставьте комментарий