Туган яклар
Туган яклар — изге яклар,
Күңелдә яши шулай.
Безнең якта зәңгәр һава,
Алтын кояш, көмеш ай.
Туган яклар — изге яклар,
Күңелдә яши шулай.
Безнең якта зәңгәр һава,
Алтын кояш, көмеш ай.
Туган якка кайтып киләм әле
Яшьлек эзе буйлап уйланып.
Газиз әнкәм юлдан күзен алмый
Көтә сыман һаман моңаеп.
Туган якның кичләре
Ак томанга күмелә.
Күңелемдә сагыну хисе
Сагышланып түгелә.
Туган якка гел ашкынып кайтам,
Гүя жанга үсә канатлар.
Очрашулар көтеп, ярсый йөрәк,
Сагындырган газиз тарафлар.
Туган авыл, газиз туган нигез
Һәркем өчен изге, кадерле.
Читтә түгел, бары туган илдә
Була икән кеше кадере.
Туган җирдән тәпи басып
Атлап киткәнбез.
Шушы җирдә авыр дими
Гомер итәбез.
Кочаклап дулкыннарыңны
Яз суларын иңләнем,
Шарлап аккан суларыңны
Җанчишмәгә тиңлһдем.
Күп югалттым туган яктан
Читтә йөргән көннөрдө.
Ишетмәдем арышларның
Шаулаганын җилләрдә.
Дәште микән әллә йолдызлары
Ашкындырып зәңгәр күгенә?
Йолдызлы күк ерак,
Ә туган як? —
Туган як та, син дә бер генә.
Ак болытлар ага,
Сулар ярга кага,
Тирбәлә җәй туган ягымда.
Тауларына менсәм,
Җылы җилләр исә,
Киң офыклар сыя җаныма.