Җырлар кала
Еллар үтә, җырлар кала,
Җырлар гына кала бары:
“Яшь чагымда күкрәгемә
Чәчәкләрне кадамадым…”
Еллар үтә, җырлар кала,
Җырлар гына кала бары:
“Яшь чагымда күкрәгемә
Чәчәкләрне кадамадым…”
«Хәлләрең ничек?» дидегез,
Уйлап, әллә шаярып.
Сер бирергә һич исәп юк,
Яшибез гөрләп, янып.
Йөрәгемнең ялкынына
Кушам халкым моңнарын.
Кечкенәдән күңел биреп,
Татар җырын җырладым.
Җырларым, сез шытып йөрәгемдә,
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шул кадәрле җирдә хаккыгыз!
Аккошкай — сылу кошкай,
Ялгыз җырың өзә үзәкне.
Мин дә шулай ялгыз калсам,
Моңсу җырлар бетә йөзәтеп.
Безнең гомер мәңгелектә
Бер күз ачып йомган ара,
Шул ара да күпме вакыт ята?
Көннәр аша, айлар аша еллар ага,
Елларымнан җырлар кала, кала,
Җырларым сезгә, дуслар, кала!
Ап-ак алтын җырларымны Җырламыймын данлык өчен; Җырлыймын алтын илем өчен, Үз туган халкым өчен. Дәртле кайнар җырларымны Җырламыймын дәртем өчен; Җырлыймын тик мәңге шат, Дәртле, көләч халкым өчен. Саф көмештәй җырларымны Җырламыймын алтын өчен; Җырлыймын тик саф көмештәй Саф йөрәк халкым өчен. Дәртле кайнар җырларымны Җырламыймын дәртем өчен; Җырлыймын тик мәңге шат, Дәртле, көләч халкым … Читать далее
Беркемгә юк кырын эшем,
Көннән-көн көндәш арта.
Гади булсаң, кыен икән,
Дус дигән дә бер сата.
Җырларга мин шәптән түгел, дуслар,
Тик мин җырны үлеп яратам.
Бөтен шатлыгымны җырга салам,
Кайгымны да җырлап таратам.
“Кеше китә — җыры кала”, — диләр,
Бер җыр калсын әле бездән дә.
Ул җыр җанга шатлык булып керсен,
Кояш булып кунсын йөзләргә.