Тик булса иде ирек

Карлыгач булса идем.
Канат кагынса илем.
Җидегән йолдыз батканда,
Чулпан йолдыз калыкканда,
Туган илем, якты өем,
Очып сиңа кайтыр идем
Сызылып таңнар атканда.

Син дулкыннар тавышын тыңладыңмы?

Син дулкыннар тавышын тыңладыңмы
Өермәле шаулы диңгездә?
Без дулкыннар, менә, күбекләнеп,
Ашкынабыз кич тә, көндез дә.

Дулкыннар

Дулкыннар, дулкыннар,
Ник болай шаулыйсыз,
Ярларга сугылып
Сез нәрсә даулыйсыз?
Дулкыннар, дулкыннар,
Мин аңлыйм бит сезне,
Мин сезгә ышанам;
Сездәге дәрт безнең
Дәртләргә охшаган.
Сездәге ашкыну,
Сездәге талпыну —
Нәкъ безнең ярсыган
Йөрәкнең ялкыны.
Дулкыннар, дулкыннар…

Җырларым (беренче вариант)

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә,
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шул кадәрле җирдә хаккыгыз!

Сагыну (икенче вариант)

Гөл чәчәкләрен өзәм мин,
Юлларына тезәм мин;
Бик сагындым, бәгырем,
Бик сагындым сине,
Әле дә ничек түзәм мин