Җырлар кала

Еллар үтә, җырлар кала,
Җырлар гына кала бары:
“Яшь чагымда күкрәгемә
Чәчәкләрне кадамадым…”

Эй чәчәкләр, яшлегемнең
Үтә кызыл чәчәкләре!
Үтә кызыл чәчәкләрне
Уңга-сулга чәчәкләдем.

Чәчәкләрем, кайларда сез?
Аяк аста калдыгызмы,
Көзнең суык көннәрендә
Авырылып яндыгызмы?

Эй чәчәкләр, яшлегемнең
Үтә кызыл чәчәкләре!
Үтә кызыл чәчәкләрне
Уңга-сулга чәчәкләдем.

Сорауыма бер җавап юк.
Кар каплаган җирнең өстен,
Кар каплаган үтә кызыл
Чәчәкләрнең исен-төсен —

“Яшь чагымда күкрәгемә
Чәчәкләр кадамадым…”
…Хәзер алып кадар идем,
Чәчәкләрне табалмадым.

Оставьте комментарий