Җырларым (икенче вариант)

Йөрәгемнең ялкынына
Кушам халкым моңнарын.
Кечкенәдән күңел биреп,
Татар җырын җырладым.

Җырымдагы сагышлардан
Кәккүкләр моңайдылар.
Күңелле такмакларыма
Чәчкәләр елмайдылар.

Һаман җырлыйм, күңелемдә
Гүзәллеккә урын киң.
Булса иде тик җырларым
Халкым моңнарына тиң.

Җырымдагы сагышлардан
Кәккүкләр моңайдылар.
Күңелле такмакларыма
Чәчкәләр елмайдылар.

Халкым иҗатын алдында
Тез чүгәм, башым иям,
Яшәсен моңнар чишмәсе,
Мәңге бетмәсен диеп.

Җырымдагы сагышлардан
Кәккүкләр моңайдылар.
Күңелле такмакларыма
Чәчкәләр елмайдылар.

Оставьте комментарий