Җырларым сезгә кала!

Безнең гомер мәңгелектә
Бер күз ачып йомган ара,
Шул ара да күпме вакыт ята?
Көннәр аша, айлар аша еллар ага,
Елларымнан җырлар кала, кала,
Җырларым сезгә, дуслар, кала!

Авылга бер кайтып китик

Әйдә әле, дускай, алчы гармуныңны,
Авылга бер кайтып китик әле.
Онытканнар икән тимәсеннәр,
Урамнардан җырлап (уйнап) үтик әле.

Мәхббәткә табынам

Йөрәгемне эрнүләргә салып
Үткәннәрдән мине көнләшләмә.
Үткәннәрем сары сагыш кына,
Сагышларга кермә өлешкә.

Кичер мине (икенче вариант)

Кичер мине зинһар, кичер диеп,
Хушлаштың да киттең аерылып.
Кулларыма карап өметләндем,
Бәлки карарсың дип аерылып.

Каршыма кил минем сөйгәнем

Өфе урамнарын буйлап,
Синең хакта уйлап.
Ялгыз үтә минем кичләрем.
Айлар, еллар үтә,
Күңел өмет итә,
Сүрелтмичә сөю хисләрен.