Җырларым — халкым өчен

Ап-ак алтын җырларымны
Җырламыймын данлык өчен;
Җырлыймын алтын илем өчен,
Үз туган халкым өчен.

Дәртле кайнар җырларымны
Җырламыймын дәртем өчен;
Җырлыймын тик мәңге шат,
Дәртле, көләч халкым өчен.

Саф көмештәй җырларымны
Җырламыймын алтын өчен;
Җырлыймын тик саф көмештәй
Саф йөрәк халкым өчен.

Дәртле кайнар җырларымны
Җырламыймын дәртем өчен;
Җырлыймын тик мәңге шат,
Дәртле, көләч халкым өчен.

Чәчәк төсле җырларымны
Җырламыймын зәвкем өчен;
Җырлыймын тик чәчәктәй
Кызларга бай халкым өчен.

Дәртле кайнар җырларымны
Җырламыймын дәртем өчен;
Җырлыймын тик мәңге шат,
Дәртле, көләч халкым өчен.

Оставьте комментарий