Җыр калдырыйк

“Кеше китә — җыры кала”, — диләр,
Бер җыр калсын әле бездән дә.
Ул җыр җанга шатлык булып керсен,
Кояш булып кунсын йөзләргә.

Туган илем (беренче вариант)

Туган илем, кояш балкый синдә,
Нурлар сибеп, таңнар аттыра.
Иман нуры синдә, шәфкать нуры,
Бабам нигезе кабат яктыра.