Яшьлеккә кайтырга юл бармы?

Елларның үткәнен сизмәдем,
Чәчемә сарылган карлары.
Кайнаган бозларда кайнадым:
Яшьлеккә барырга юл бармы?

Кыңгырау чәчәкләрне өзмәгез

Кыңгырау чәчәкләрне өзмәгез,
Болыннардан әгәр үтсәгез.
Алар сезгә бәхет теләрләр,
Башларыннан гына сөйсәгез.

Хатын-кызлар бәйрәме

Җан эретер ягымлы да
Хатын-кызлар бәйрәме,
Кемдер сиңа бүләк итәр
Хуш исле гөл бәйләме.

Беләбез кайда барасын

Гафу итмәм сине, үземне,
Исраф итсәк әгәр гомерне.
Яшәү үзе бәхет түгелме?!.
Гөлгә күмик әле күңелне.