Оныклар

Сизми калдык, кай арада
Үсеп җиткән балалар?
Орчык хәтлем иделәр бит,
Өрлек кадәр булганнар.
Үзләре дә инде хәзер
Әткәй-әнкәй булганнар.

Ник туйдырмый икән?

Үбә үбә, чәчләреңнән сыйпап,
Иркәләми икән куенында,
Утларында яндыра да икән,
Бозларында туңдыра икән,
Утларында яндыра да икән,
Әй усал да икән бу дөнья.

Аерылмас җыр

Сүзен, көен әйбәт белми торып,
Матур җыр башлавы бик кыен.
Җанга якын җырны бик тиз таптык:
Син сүзләрен белдең, мин — көен.

Энекәш

Үскәндә дә акыл белән үстең.
Йөр(е)мәдең безгә салышып.
«Мин үзем!» дип эшнең авырына
Тотындың син һәрчак ныкышып.
«Мин төпчек!» дип, төпле итеп,
Һәрбер эшне кылдың тырышып.