Җырларга да җырларга!

«Хәлләрең ничек?» дидегез,
Уйлап, әллә шаярып.
Сер бирергә һич исәп юк,
Яшибез гөрләп, янып.

Үчләр итеп елларга
Җырларга да җырларга!
Дөнья аты йөгәннәре
Әле безнең кулларда!

Зарланудан нинди файда,
Кемнәргә кемнәр хәҗәт?
Кан төкерер чакларда да
«Хәлләрем, димен, әйбәт».

Үчләр итеп елларга
Җырларга да җырларга!
Дөнья аты йөгәннәре
Әле безнең кулларда!

Кояш кебек нурлар чәчеп
Торыр йортың һәрвакыт.
Өй эчендә ташып торыр
Бәхет, исәнлек, байлык!

Үчләр итеп елларга
Җырларга да җырларга!
Дөнья аты йөгәннәре
Әле безнең кулларда!

Оставьте комментарий