Үпкәләмәгез язмышка

Кешедән күрмә ялгышны,
Иң элек үзең уйлан.
Ул бит синең ялгышларың,
Буласы, димәк, булган.
Киләчәккә алып барма,
Калсын алар үткәндә.
Ялгышларың гыйбрәт булыр,
Киләчәкне көткәндә.

Үпкәләмәгез язмышка,
Үпкәләмәгез һич тә.
Бик күп тирән серләр ята
Күңел түрендә, эчтә.

Үпкәләмәгез язмышка,
Ул язмыш бит синеке.
Үткәннәрең, киләчәгең
Түгел әллә кемнеке.
Шашкын хисләргә юл бирмә,
Акыл үлчәвенә сал.
Бик авырлык булганда да,
Дөреслек юлында кал.

Үпкәләмәгез язмышка,
Үпкәләмәгез һич тә.
Бик күп тирән серләр ята
Күңел түрендә, эчтә.

Һәрбер кылганнарың өчен
Иң элек син җаваплы.
Бары тик, бары үзеңнән
Эзли күр син җавапны.
Беркайчан әйләнеп кайтма,
Җибәргән ялгышларга.
Сылтама язмышларга.

Үпкәләмәгез язмышка,
Үпкәләмәгез һич тә.
Бик күп тирән серләр ята
Күңел түрендә, эчтә.

Оставьте комментарий