Үкенү (беренче вариант)

Юксынган чакларда,
Табынып хатларга,
Көттем бит мин сине, бик көттем.
Күрешер минутлар
Бик якын калганда,
Ятларга калдырып ник киттем?
Язмышым микән соң,
Ялгышым микән соң?
Соң инде син мине чакырма.

Үкенү (икенче вариант)

Киттем — кайталмадым, юлым ерак…
Урман-таулар безнең арада.
Уянамын ак өметләр белән,
Ә кичләрен алар тарала.

Үпкәләмә (беренче вариант)

Гафу итче, тагын үпкәләттем,
Хәзер үзем шуңа үкенәм.
Ник җибәрдем сине яннарымнан,
Кичер мине, кичер, үтенәм.

Үлмәс авыл, җырлап яшәр ул!

«Авыл бетә икән, үлә…» дигән
Хәбәр йөри. Бу бит чи ялган!
Тырыш, уңган, моңлы авыл халкы
Дөньяларны гомер туйдырган.

Үрләреңне менгәч

Үрләреңне менгәч, туган ягым,
Рәшәң белән битем юдың син;
Һәрвакытта бергә уртаклаштың,
Уртаклаштың барын-югын син.