Үкенмә (икенче вариант)

Өзелеп яраттым,
Син диеп җан аттым,
Тиңләдем күгемнең аена.
Киттең дә югалдың,
Дөньяма моң салдың,
Күңелем зар елый, юксына.

Шау-гөрле елларда,
Адашып юлларда,
Ник озак йөрисең шулкадәр?!
Өметем өзәм бит,
Ни гомер түзәм бит,
Тынгы сал җаныма, бир хәбәр.

Кил, җаным, соңлама,
Ятларны тыңлама,
Керфегең манчыма яшьләргә.
Гомер диеп үткән,
Яшьлек кайтмас бүтән,
Калмасын үкенеп яшәргә.

Оставьте комментарий