Үкенеч…

Китә дуслар, китә,
Китә берәм — берәм,
Әллә сөйләшкәннәр мәлләрен!?
Мына тагын бер аз соңлаганмын …
Белә алмый калдым хәлләрен.

Гомер (алтынчы вариант)

Яна-яна кәми барган шәмдәй
Көннән-көнгә гомер кыскара.
Туым белән үлем бер туганнар —
Җилеп кенә үтәр бу ара.

Ут алырга кайтам, әнкәй

Ут алырга кайтам
«Китәсең дә мени? — диде әнкәй, —
Күргәндәй дә әле булмадым:
Ут алырга гына кайткан кебек кенә,
Кайтасың бит гелән, уланым…»

Туган йортым (икенче вариант)

Әткәй йорты гомер башлангычы, 
Тәүләп тәпи баскан туфрагым. 
Минем кескәй генә газиз илем 
Сүнми янсын якты учагың. 

Яраларны сөю дәвалар

Авыр сүзең әйтеп китеп бардың,
Ялгыз калдым яшькә манчылып.
Үткән гомеремне искә алам,
Көтәм сине,көтәм талчыгып.