Үпкәләмә, әнкәй!

Әллә инде картаясың, әнкәй,
Җыерчыклар арткан йөзеңдә.
Күкрәгеңә тулган моңнарданмы,
Сагышланып калган күзең дә.

Үпкәләмә, әнкәй, улыңа,
Сирәк кенә язган хатына.
Җан җылысы—күзләреңнең нуры
Йөрәгемдә минем саклана.

Борчыласың инде мине уйлап,
Кайгырасың, әнкәй, мин беләм.
Авырлыклар килсә, мин чыдармын
Синең теләк, ярдәмең белән.

Үпкәләмә, әнкәй, улыңа,
Сирәк кенә язган хатына.
Җан җылысы—күзләреңнең нуры
Йөрәгемдә минем саклана.

Балалардан башка ялгызмын, дип,
Авыр уйлардан син саргайма.
Гомер узымында картайсаң да,
Газаплардан гына картайма.

Үпкәләмә, әнкәй, улыңа,
Сирәк кенә язган хатына.
Җылылыгың—күзләреңнең нуры
Йөрәгемдә минем саклана.

Оставьте комментарий