Үпкәләмә (бишенче вариант)

Бармак очлары тисә дә,
Кагылма, — дисең, — үләм.
Аның саен мин ныгырак
Кочаклап сине үбәм.

Үп! Үп! Үпкәләмә!
Юкка үпкәләмә дә!

Үбәм дисәм, үләм диеп,
Йомасың күзләреңне.
Йә инде тагы бер генә
Әйтче шул сүзләреңне.

Үп! Үп! Үпкәләмә!
Юкка үпкәләмә дә!

Шаян сүзләр әйтеп кенә
Тилертәсең син мине.
Тагы да ныгырак кысып,
Кочаклап үбәм сине.

Үп! Үп! Үпкәләмә!
Юкка үпкәләмәле!

Оставьте комментарий