Туган көнең белән (өченче вариант)

Туган көнең белән дускай,
Котларга килдем сине.
Бүләк алып килә алмамын,
Гафү ит инде мине.

Туган көн (икенче вариант)

Бүген синең туган көнең —
Ни бүләк итим, димен.
Беләм инде уйларыңны:
Җыр бүләк итсен, дисең.

Туган көн (тугызынчы вариант)

Туган көнең синең, җан дускаем,
Гомереңнең чәчкә чаклары.
Теләкләрнең сиңа иң изгесе —
Йөрәк түрләрендә ятканы.