Мехколонна җыры

Унберенче мехколонна

Һәрбер өйне яктырта.
Алтын куллы ут тартучы
Кызлар күңелен яндырта.

Яшәү яме, тормыш тәме
Электрга бәйләнгән.
Мехколонна егетләре
Асыллардан сайланган.

Баганадан-баганага
Чыбык тартып йөргәндә,
Егетләрнең җырларыннан
Сандугачлар көнләшә.

Яшәү яме, тормыш тәме
Электрга бәйләнгән.
Мехколонна егетләре
Асыллардан сайланган.

Төннәрен көндез итәләр
Аптырамыйлар алар.
Офыкларга йолдыз чәчә
Әйтерсең лә, Аллалар.

Яшәү яме, тормыш тәме
Электрга бәйләнгән.
Мехколонна егетләре
Асыллардан сайланган.

Оставьте комментарий