ГАИ җыры

Чып-чын сөлек кебекләр.
ГИБДД хезмәте
Төптән белә эш рәтен.

ГАИ абый таяк яный,
Шаяртып, һәм яратып.
Эшләре баштан ашса да,
Хәл сораша туктатып.

Бисмилла дип юлга чыксам
Юлым уңа, эш бара.
Борын чөймә ГАИ абый,
Туктатырга тап чара.

Эх тала-тала-тала,
Таладыр бит беләгең.
Юлда тәртип булсын диеп,
Янадыр бит йөрәгең.

Өшеп-туңып, тирләп-пешеп
Җиде юллар чатында.
Юлчыга иминлек теләп,
Юл хуҗалары тора.

Көнен-төнен кич һәм иртән
Алар тәртип сагында.
Җаннар атып, рәхмәт әйтеп
Җырлыйк ГАИ хакында.

Туктатып, яратып,
Кирәк икән протоколын
Язып бирә җан атып.

Оставьте комментарий