Шәһәрләрнең гүзәле син

Синдә чәчәк атты, синдә үтте
Якты язлы яшьлек эзләрем.
Сине сөюемне сөйләр өчен
Җитмәс кебек җылы сүзләрем.

Саумы, авылым

Сагынулар — сары алтын, Моң-сагыш тулы ялкын. Бар җирдән дә күңелемә Туган авылым якын. Саумы, авылым, Сагынып кайттым, Бөреле талларыңны, Кәккүкле урманыңны, Былбыллы таңнарыңны. Гомеремнең якты язы Калган сиңа бәйләнеп. Кайларда гына йөрсәм дә, Кайттым сиңа әйләнеп. Саумы, авылым, Сагынып кайттым, Бөреле талларыңны, Кәккүкле урманыңны, Былбыллы таңнарыңны. Җәйге яшел үләннәргә Ятып ауныйсым килде. Маңгай тирләремне … Читать далее

Сагыш (икенче вариант)

Язмыш илтте яшьли еракларга,
Йөрәк ничек ярсып типмәсен.
Читтә яшәп, ялгыз картаерга
Беркемгә дә насыйп итмәсен.

Туган ягым (Гимн Татарстана)

Күпме юллар йөрдем, дөнья күрдем,
Назлы җилләр йөзем сыйпады.
Сиңа кайткач кына, туган ягым,
Күкрәгемә шатлык сыймады.

Татарстан Республикасы Дәүләт гимны

Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.

Хатлар аша

Төштә күргән кебек булдым,
Төшкә кергән кебек булдың.
Ни күреп калдым икән?
Син гади танышым микән,
Бәхетем, шатлыгым микән,
Сагышым, кайгым микән?

Күзкәем

Бәрәкәтле синең кырларыңда
Маңгай тирем тамды, Күзкәем.
Туып үскән авылым Күзкәемдә
Җуелмасын иде эзкәем.
Күзкәем, Күзкәем,
Җуелмасын иде эзкәем.

Кояш чыккан якта — баткан якта

Сугыш уты кинәт каплап алды
Тыныч иртә, аяз ал таңны.
Ил уллары бердәм яуга китте
Саклар өчен газиз Ватанны.

Мәхәббәт күпере (беренче вариант)

Ике гашыйк яшьлек ярларында
Кавыша алмый озак тордылар.
Мәхәббәттән алар бергәләшеп
Гомерлеккә күпер кордылар.
Мәхәббәттән алар бергәләшеп
Гомерлеккә күпер кордылар.