Туган көнең белән (өченче вариант)

Котларга килдем сине.
Бүләк алып килә алмамын,
Гафү ит инде мине.

Буш кул белән килгәнсең дип
Үпкәли күрмә миңа.
Туган көнең белән котлап
Җыр алып, җыр алып,
Җыр алып килдем сиңа.

Чәчәк алып килер идем,
Мин аны сулыр дидем.
Сулган чәчәккә карап
Күңелем тулыр дидем.

Буш кул белән килгәнсең дип
Үпкәли күрмә миңа.
Туган көнең белән котлап
Җыр алып, җыр алып,
Җыр алып килдем сиңа.

Җырым сердәш, юлдаш булсын,
Йөрегән якларыңда.
Янып көч һәм дәрт өстәсен
Арыган чакларыңда.

Буш кул белән килгәнсең дип
Үпкәли күрмә миңа.
Туган көнең белән котлап
Җыр алып, җыр алып,
Җыр алып килдем сиңа.

Оставьте комментарий