Җиңү җыры

Бер кайгы да урап узмады.
Мең ярым көн буе көрәш барды,
Мең ярым көн көттек без аны.

Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн горур күкрәкләрдә
Орден — медальләрне чыңлатып.

Кан төсенә кереп көнбатышта.
Һәр көн саен таңнар алланды.
Киң кырларда, мартен яннарында
Озын көннәр төнгә ялганды.

Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн горур күкрәкләрдә
Орден — медальләрне чыңлатып.

Тыныч көрәшләрдә җиңү килер
Гөлләр үсә Ватан кырында.
Илдән илгә, телдән телгә күчеп,
Җыр яңгырар бәхет турында.

Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн горур күкрәкләрдә
Орден — медальләрне чыңлатып.

Оставьте комментарий