Туган көн (дүртенче вариант)

Җыелдык без менә

Бергә бүген дә.
Утырабыз синең
Туган көнеңдә.

Туган көннән дә шәп
Бәйрәм юк икән.
Нигә без дә бүген
Тумадык икән?

Күңел ачыйк эле,
Туган көн булгач.
Безгә дә күңелле
Син көлеп торгач.

Туган көннән дә шәп
Бәйрәм юк икән.
Нигә без дә бүген
Тумадык икән?

Киләсе елда да
Бәйрәм итәрбез.
Без — түземле халык,
Бер ел көтәрбез.

Туган көннән дә шәп
Бәйрәм юк икән.
Нигә без дә бүген
Тумадык икән?

Оставьте комментарий