Таган

Безне кем дә аңламастыр,
Таралмастыр томан да…
Көзге таңда ике ялгыз
Атынабыз таганда.
Гүя безнең хәлләрне дә
Аңлый көзге таң гына.
Ике ялгызак кавышса,
Куш бәхет, ди, табыла.

Сөю генә кала йөрәкләрдә

Бүләк итмим сиңа йолдызларны,
Таңнар аткач алар югала.
Вәгъдә итмим сиңа әллә ниләр,
Сүзләр дә бит бер мәл онытыла.

Соң инде (беренче вариант)

Кошлар моңын тыңлыйм, сахраларда
Ак чәчәкләр өздем үрелеп.
Сиңа әйтер сүзем күп калды бит,
Чәчәк арасына төрелеп.

Соң инде (икенче вариант)

Кулларыңда зәңгәр чәчәк иде,
Кулым кысып мине котладың.
Шушы көннән башлап күзләреңне
Күзләремнән алмый башладың.

Сиңа килдем, иркәм

Сиңа килдем, иркәм,
Үткән юлларымның!
Саный-саный ерак чакрымнарын.
Килдем, тормышымда кичеп язмышымның
Шатлыкларын, көчле ялкыннарын.