Сиңа килдем, иркәм

Сиңа килдем, иркәм,
Үткән юлларымның!
Саный-саный ерак чакрымнарын.
Килдем, тормышымда кичеп язмышымның
Шатлыкларын, көчле ялкыннарын.

Сиңа килдем, иркәм,
Килдем еллар буе,
Саный-саный үткән көннәремне,
Баса алмаенча ярсып януларын
Әрнеп өзгәләнгән йөрәгемнең.

Сиңа килдем, иркәм,
Бик сагынып килдем,
Шаулап-гөрләп ямьле язлар җиткәч,
Ераклардан язган сәлам хатларыңны
Көтә-көтә түземлегем беткәч.

Оставьте комментарий