Кил чишмә буйларына

Кил син иртән чишмә буйларына,
Бергә тыңлыйк аның агышын.
Челтер чишмә, бәлки, уртаклашыр
Күңелемнең моңын, сагышын.

Соң инде (беренче вариант)

Кошлар моңын тыңлыйм, сахраларда
Ак чәчәкләр өздем үрелеп.
Сиңа әйтер сүзем күп калды бит,
Чәчәк арасына төрелеп.

Бөгелә талым

Яшьләй кердең йөрәгемә,
Өзелеп сөйдем мин сине.
Тик мин ялгышканмын икән,
Алыштырдың бит син мине.
Ятлар биргән алсу чәчәк
Түшләреңә син кададың.
Мине генә сөям, дидең.
Күзгә карап алдадың.