Таган

Безне кем дә аңламастыр,
Таралмастыр томан да…
Көзге таңда ике ялгыз
Атынабыз таганда.
Гүя безнең хәлләрне дә
Аңлый көзге таң гына.
Ике ялгызак кавышса,
Куш бәхет, ди, табыла.

Шулай юрыйк. Юкса инде
Чигәләр дә ак кына…
Ә таганда — без түгел ул,
Безнең яшьлек атына.
Ә яшьлеккә иләслек тә,
Исәрлек тә килешә…
Ялгыз уза икән гомер
Кайчак парлы килеш тә.

Атынабыз. Атлыгабыз.
Күккә тия түбәбез.
Көзге таңның мөлдерәмә
Күзләреннән үбәбез.
Әллә инде дөньясы да
Томан кебек агарды…
Томан безне адаштырды,
Кавыштырды аннары.

Шулай юрыйк. Юкса инде
Чигәләр дә ак кына…
Ә таганда — без түгел ул,
Безнең яшьлек атына.
Ә яшьлеккә иләслек тә,
Исәрлек тә килешә…
Ялгыз уза икән гомер
Кайчак парлы килеш тә.

Оставьте комментарий