Соң инде (икенче вариант)

Кулларыңда зәңгәр чәчәк иде,
Кулым кысып мине котладың.
Шушы көннән башлап күзләреңне
Күзләремнән алмый башладың.

Җан яралы, йөрәккәең ярсу,
Әйтмөсәң дә сизәм бит инде.
Гашыйк җаннар бер без генә түгел
Очрашулар булмас инде.

Сизеп торам кайнар сулышыңны
Йөзең балкый кояш шикелле.
Зәңгәр күлмәгең дә бик килешә,
Болын чәчәкләре шикелле.

Җан яралы, йөрәккәең ярсу,
Әйтмөсәң дә сизәм бит инде.
Гашыйк җаннар бер без генә түгел
Очрашулар булмас инде.

Ниләр үзгәргәндер шул кадәрле,
Хисләреңне яшерә алмыйсың.
Күрмәмешкә салышып утеп китсәк,
Җаннарыңа урын тапмыйсың.

Җан яралы, йөрәккәең ярсу,
Әйтмөсәң дә сизәм бит инде.
Гашыйк җаннар бер без генә түгел
Очрашулар булмас инде.

Оставьте комментарий