Эх, яшьлек
Яшнәдем дә, күкрәнем дә,
Яшьлегем ялкын булды.
Яшьлегем ялкын булганга
Яшәүем алтын булды.
Яшнәдем дә, күкрәнем дә,
Яшьлегем ялкын булды.
Яшьлегем ялкын булганга
Яшәүем алтын булды.
Ач күзеңне дөнья бу,
Синең белән миңа ул.
Рәхәтләнеп яши белсәң,
Искитмәле дөнья ул.
Эх, кычкырып бер еларга иде
Әнкәемнең ятып кулына.
Ул йөрәге белән аңлар иде
Нинди уйлар төшкән улына.
Ай, элмәлек, ай, элмәлек
Элмәле дә туннарны без кимәдек.
Әллә яшьлек, әллә исәрлек,
Узган гомеркәйләрне сизмәдек.
Сиңа киләм канатларым сынса,
Өмет утым сүнсә учакта.
Чал башымны тезләреңә куеп (салып)
Әй, җылыйсы килә шул чакта.
Кеше бакчасы матур дип,
Үз бакчаңа таш атма.
Якыннарың арасында
Ышанычны югалтма.
Хәтерлисеңме син, әле кичә генә,
Уяндык без кышкы йокыдан.
Ялганнар юрганын ачып аттык та без,
Атладык таныш түгел юлдан.
Бик күбәү идек без, күкрәген кагучы
Батырлар нәселле куркаклар.
Күбебез туктады, кемнәрдер сайлады
Акчалы һәм тыныч сукмаклар.
Бүген авыл-шәһәрләрдә
Ыгы-зыгы хөкем сөрә.
Барлык халык якыннарның
Зиратларын барып күрә.
Таш утыра йөрәгмдә
Син кабызган ярада.
Кояш нуры сүнгән кебек
Хәзер безнең арада.
Җир асты юллары чатында
Теләнеп хәерче утыра.
Бик мөшкел, аяныч хәлләре,
Кем бирер соң соңгы тиеннәрен?