Ярап булмый хатынга

Тәмәкене тартмадым,
Эчә идем — ташладым.
Эшемнән дә вакытында
Өйгә кайта башладым,
Һай, шулай да эш харап:
Хатынга булмый ярап.

Янгантау баскычлары

Яллар итә-итә менәм
Янгантау баскычларын.
Йөрәк сереңне ачырга,
Йөрәк сереңне ачырга,
Булмады ачкычларым.

Ялгыз хатын (икенче вариант)

Ялгызлык ул сорап килми атын-затын,
Кырык чырасын токандырыр (кабыздырыр) ялгыз хатын.
Иреннәре онытмаган сөю татын (тәмен),
Йөрәгендә, йөрәгендә уттай ялкын.

Ялвару

Биләүдән кәфенгәчә кеше
Аңламый бәхетнең чын серен.
Улларың, кызларыңа үзең
Аңлатчы шул серне син, Тәңрем,
Саташсак та изге санап без
Алтын-көмеш белән тәхетне,
Без барыбыз синең балалар,
Кызганмыйча өләш бәхетне.

Язмышны узып булмый

Кайчан гына ике йөрәк
Гел бергә тибә инде.
Парлар булып бер ямь булып
Якты нур сибә инде.

Язлар алда

Көзге җилләр яфракларны өзә,
Яшьлек язы калды еракта.
Хәлләр хәтәр, күрәчәктер инде,
Утлы яра сызлый йөрәктә.