Димәк әле яшимен
Алсу таңның нурларына,
Көлеп уянам икән.
Кояш мине каршы ала,
Әле яшимен икән.
Алсу таңның нурларына,
Көлеп уянам икән.
Кояш мине каршы ала,
Әле яшимен икән.
Табигатьнең һәр көне дә
Җылы, аяз тоела.
Күңел кояшы әгәр дә
Сүрелми гел балкыса.
Килегез дә көлегез,
Килегез дә көлегез,
Уйнагыз да көлегез.
Гүзәл әкиятләр илендә
Лилияләр чәчәк аталар
Йолдызларга кунып күбәләкләр
Җилфер-җилфер канат кагалар!
Гомерне ашыктырабыз, бугай,
Атларны куабыз шикелле.
Талларда сандугач, инде бер сайрагач,
Әйләнеп кайтуы икеле.
Яшь, матур, көчле чакларда
Дуслар күп тә, ярлар күп.
Кадерле чакларың бетсә,
Янәшәңдә һичкем юк.
Гомер үтә диләр, гомер үтми,
Без үтәбез гомер юлларын.
Артка карап уфтанмаек әле,
Үкенмәек әле соңыннан.
Уйларың ак, рухың ныклы булсын,
Гомер йомгакларын сүтәрлек.
Хыялларың булсын ак каяга,
Төшләреңдә алып менәрлек.
Нинди генә җилләр исми,
Ә тормыш гөрләй һаман.
Гомер генә алга бара
Тибрәлгән яфрак сымак.
Елгыр еллар, моңгайларга,
Сарыларын сыза икән.
Уйласаң, уйламасаң да,
Гомерләр уза икән.