Гүзәл әкият

Лилияләр чәчәк аталар
Йолдызларга кунып күбәләкләр
Җилфер-җилфер канат кагалар!

Дулкын булсаң икән ул ташкында
Ташкын булсаң иде дәрьяда
Ялкын булып дөрләп янарлык
Эз калдырсаң иде дөньяда

Җир йөзендә булып горурлык
Бик күпләргә үрнәк булырлык
Янар таулардай дөрләп янырлык
Бөек шәхесләргә торырлык!

Дулкын булсаң икән ул ташкында
Ташкын булсаң иде дәрьяда
Ялкын булып дөрләп янарлык
Эз калдырсаң иде дөньяда

Гүзәл әкиятләр илендә
Лилияләр чәчәк аталар
Җир йөзендә бар бөек шәхесләр
Йолдызлардай балкып яналар!

Дулкын булсаң икән ул ташкында
Ташкын булсаң иде дәрьяда
Ялкын булып дөрләп янарлык
Эз калдырсаң иде дөньяда

Оставьте комментарий