Гомерләрең мизгелләрдән торсын

Гомер йомгакларын сүтәрлек.
Хыялларың булсын ак каяга,
Төшләреңдә алып менәрлек.

Каршыласын, атар таңнар булып,
Киләчәген җәеп кочагын.
Үзеңнән соң калсын кешеләргә,
Үт алырга кайнар учагың.

Балаларың-кошчыкларың белән,
Яәшәешең нурдай балкысын.
Җылынырлык учак итеп сакла,
Пычкып янган өмет чаткысын.

Җәең ямьле, язың назлы булсын,
Ак кышларың — карлы, буранлы.
Киләчәккә ышанычым булсын,
Озын булсын юлның узганы.

Гомерләрең мизгелләрдән торсын,
Үткәннәрең булсын җыраулы.
Учларында җылытучы булсын
Чәчләреңә яткан кырауны.

Йөрәгеңдә яшәр серең булсын —
Максатларга канат куючы.
Янәшәңдә сөйгән ярың булсын —
Гомер юлын бергә узучы.

Оставьте комментарий