Уйна, колыным!..

Кош кебек очып, гөлләрне кочып,
Бер колын уйный җәйге болында.
Сибелә иңенә, нечкә биленә
Ефәк яллары кояш нурында.

Өлешемә дигән көмешем

Таллыктагы ялгыз сандугачның,
Язгы җырын тыңлам юанам.
Әй, өлешем, чишмә ярына кил,
Көмеш сулар булып мин агам.

Кичер, әнкәм, ачуланма!

Әнкәм, башым иям синең алда,
Бурычларым, бәлки, азаер.
Күзләремә карап, балам, диеп
Миңа тагын бер ул елмаер.

Чишмә җыры (беренче вариант)

Балачакта чишмә суын эчеп,
Тыңладым мин кошлар сайравын.
Чишмәләрнең моңлы чылтыраганын
Үсеп җиткәч кенә аңладым.

Мөслимем

Син минем үз илем, үз әнкәм, үз телем,
Син минем иң татлы җимешем.
Аерылып китсәм дә чит җиргә, еракка,
Моң булып төшемә керерсең.