Гомерләр уза икән

Сарыларын сыза икән.
Уйласаң, уйламасаң да,
Гомерләр уза икән.

Гомерләр ике килми шул,
Дөнъя бит фаный гына.
Аның асылларын, фәкать
Аңламый сабый гына.

Уф, дип әйтер чакларда да,
Уфтанми чыда гына.
Чыдасаң, чыдамасаң да,
Гомерләр уза икән.

Гомерләр ике килми шул,
Дөнъя бит фаный гына.
Аның асылларын, фәкать
Аңламый сабый гына.

Матур туй күлмәкләре дә,
Бер заман туза икән.
Үкенсәң, үкәнмәсәң дә,
Гомерләр уза икән.

Гомерләр ике килми шул,
Дөнъя бит фаный гына.
Аның асылларын, фәкать
Аңламый сабый гына.

Оставьте комментарий