Гомерләрнең кадерен бел!

Яшь, матур, көчле чакларда

Дуслар күп тә, ярлар күп.
Кадерле чакларың бетсә,
Янәшәңдә һичкем юк.

Вакытында дөньялардан
Китәргә язсын иде.
Сөйгәнеңнең күз яшьләре
Кәб(е)реңә тамсын иде.
Дус дип йөр(е)гән җан дусларың
Беркөн еласын иде!

Дөнья малы — дуңгыз каны.
Олылардан калган сүз.
Бар малларыңны бетерерсең,
Калсаң беркөн беркемсез.

Вакытында дөньялардан
Китәргә язсын иде.
Сөйгәнеңнең күз яшьләре
Кәб(е)реңә тамсын иде.
Дус дип йөр(е)гән җан дусларың
Беркөн еласын иде!

Гомер үтә торган нәрсә.
Бездән соң да кала ул.
Матур җырдай гомерләрнең
Һәр минуты кадерен бел!

Вакытында дөньялардан
Китәргә язсын иде.
Сөйгәнеңнең күз яшьләре
Кәб(е)реңә тамсын иде.
Дус дип йөр(е)гән җан дусларың
Беркөн еласын иде!

Оставьте комментарий