Гөрләп кирәк яшәргә

Җылы, аяз тоела.
Күңел кояшы әгәр дә
Сүрелми гел балкыса.

«Уф» та дими, «эх» та дими
Яшәргә дә, яшәргә.
Гомерләр тик бер бирелә,
Гөрләп кирәк яшәргә.

Күккә очкан тургайларны
Сагынып нигә еларга?
Янда сандугачлар сайрый
Күңелне юатырга.

«Уф» та дими, «эх» та дими
Яшәргә дә, яшәргә.
Гомерләр тик бер бирелә,
Гөрләп кирәк яшәргә.

Дус-туганнар сау-сәламәт
Шул зур байлык дөньяда.
Ник биеми утырыйк ди,
Көч-дәрт барда җаннарда.

«Уф» та дими, «эх» та дими
Яшәргә дә, яшәргә.
Гомерләр тик бер бирелә,
Гөрләп кирәк яшәргә.

Оставьте комментарий