Гашыйклар җыры (Без бер бөтен)
Син — күктә яшәр йолдыз,
Айдан үзеңне көнләшәм.
Сөюемнән моңнар үреп,
Айдай тулып, мин эндәшәм.
Син — күктә яшәр йолдыз,
Айдан үзеңне көнләшәм.
Сөюемнән моңнар үреп,
Айдай тулып, мин эндәшәм.
Сиңа гашыйк булырмын дип,
Карамадым уйлап та.
Сөярмен дип уйламадым,
Чынлап түгел, уйнап та.
Ниндидер моңнар бар,
Ниндидер шомнар бар
Каеннар, имәннәр шавында,
Онытыйк шомнарны,
Каршылыйк таңнарны
Бергәләп Гашыйклар тавында.
Гашыйклар тавына бардым,
Югалган эзне табып.
Төз наратлар баш иделәр,
Моңсу тынлыкка калып.
Җан яраткан кешесенә
Күңел тартыла.
Чын гашыйклар утка керә
Сөю хакына.
Һәр гашыйкның үз каены була
Сер чишәргә ялгыз калганда,
Уйга чумып зиһен таралганда,
Күңел тулып, йөрәк янганда.
Гашыйкларның бәгырьләрен
Ниләр генә өтмәгән.
Йөрәкләрен яралаган —
Саф сөюе үтмәгән.
Нигә әйттең, җаным, нигә әйттең миңа,
Уйлама, дип, мине сагынма?
Өзгәләнә җаным йөрәк давылында,
Гашыйк бит ул, сиңа табына.
Бер күрүдә, тик бер күрешүдә
Сихерләнде кебек йөрәгем.
Нишлим, нихәл итим, гашыйк иттең бит син.
Үзең генә, бугай, белмәдең.
Яратам дисең син өзелеп,
Күрәм мин йөзеңнең алсуын,
Мин дә сине сөям димәгәч,
Сизәм йөрәгеңнең ярсуын.