Мәхәббәт язлары
Туган җиргә язлар кайта,
Гөрләвекләр шаулатып.
Сыерчыклар җырлар җырлый,
Күңелләрне дулатып.
Туган җиргә язлар кайта,
Гөрләвекләр шаулатып.
Сыерчыклар җырлар җырлый,
Күңелләрне дулатып.
Киткәндә оялып кына битемнән килеп сөйдең
Керфек очларың чыклардан чыланган иде синең
Мин сиңа карыйм да,
Елларны саныйм да,
Гомернең узганын аңламыйм.
Тик яшьлек узмаган,
Узмаган ул заман,
Диеп мин үземне алдыймын.
Чакырдым янына,
Килеп җитмәдең.
Гөл чәчәк гөлләрен —
Бүләк итмәдем.
Югалтым мин сине,
Югалтың син мине.
Синдәме, миндәме,
Килер үкенеч.
Йөрәккәем синен яннарыңда,
Тоясыңдыр аның ялкынын.
Вакытлыча түгел, гомерлеккә
Яратам шул сине, алтыным.
Яран гөлем чәчәк атты
Язлар җиткәнне тоеп.
Үсә ике кызыл чәчәк
Бер-берсенә баш куеп.
Яшел хәтфә болыннарда
Эзләдем эзләреңне.
Кошлар миңа кабатлыйлар
Мәхәббәт сүзләремне.
Шауладың, мәхәббәт урманым,
Нинди наз-моңнарга уралдың?
Бар дөнъя уянды сискәнеп,
Күңелем тынлыгын урладың.
Күзләреңнән күрәм, күзләреңнән,
Син дә мине, син дә сөясең!
Бер тутырып миңа кара дисәм,
Башкаеңны түбән иясең…
Атылган йолдызлар артыннан атылдык,
Теләдек бәхетле булырга.
Ихластан вәгъдәләр бирештек,
Бирештек гомергә янәшә калырга.