Мәхәббәт ул булмый җавапсыз

Күзләреңнән күрәм, күзләреңнән,
Син дә мине, син дә сөясең!
Бер тутырып миңа кара дисәм,
Башкаеңны түбән иясең…

Бер-беребезне өзелеп сөйгәнгәме
Калдырмаган язмыш газапсыз.
Җырларыма кушып сине җырлыйм,
Мәхәббәт ул булмый җавапсыз.

Юлларыбыз күптән аерылса да,
Син генә бит һаман уемда.
Гомер буе утта ян инде бит
Бер-беребезне сөйгән өчен дә!

Бер-беребезне өзелеп сөйгәнгәме
Калдырмаган язмыш газапсыз.
Җырларыма кушып сине җырлыйм,
Мәхәббәт ул булмый җавапсыз.

Төшләремә килеп керәсең дә,
Бүләк итеп гөлләр бирәсең.
Хакта әллә, шулай төштә генә
Күрешергә язган күрәсең.

Бер-беребезне өзелеп сөйгәнгәме
Калдырмаган язмыш газапсыз.
Җырларыма кушып сине җырлыйм,
Мәхәббәт ул булмый җавапсыз.

Оставьте комментарий