Яшеннәр сызган юл

Гомерләр үткәндә, йомгакны сүткәндә,
Табыла, яңара язмышлар.
Үкенеп, үкенеп кайтмаслык еллар бар,
Яшьләргә чыланган ялгышлар.

Соңгы кыңгырау (беренче вариант)

Кинәт кенә гашыйк булдым
Гөнаһсыз күзләреңә,
Серле нурлар чагылды
Самими йөзләреңдә.
Нигә диеп мин карадым,
Син йөзгәндә ак җилдә.
Укучым идең лә минем,
Нигә кердең күңелгә.

Мәхәббәт теләгез

Атылган йолдызлар артыннан атылдык,
Теләдек бәхетле булырга.
Ихластан вәгъдәләр бирештек,
Бирештек гомергә янәшә калырга.

Мин сине бирмәмен ятларга

Очраштык, кавыштык бик серле,
Ярату үзе бер мизгелме.
Күрдем дә үлдем дип юрау бар,
Нәкъ шулай таптым бит сине.