Мәхәббәт энҗеләре

Киткәндә оялып кына битемнән килеп сөйдең

Керфек очларың чыклардан чыланган иде синең

Нигә инде күз яшеңне яшерәсең чибәрем?
Соң алар бит яшьләр түгел,
Мәхәббәт энҗеләре.

Сөюеңне күреп торам, бәхеттән елыйсыңдыр
Миңа шатлык юрыйсыңдыр, бәхетләр юллыйсыңдыр

Нигә инде күз яшеңне яшерәсең чибәрем?
Соң алар бит яшьләр түгел,
Мәхәббәт энҗеләре.

Кайтыйм кына онытырсың күз яшьләреңнең барсын
Моңсуланып озатсаң да, елмаеп каршыларсың.

Нигә инде күз яшеңне яшерәсең чибәрем?
Соң алар бит яшьләр түгел,
Мәхәббәт энҗеләре.

Оставьте комментарий