Назлы гөлкәем

Сөям, бел, сине,
Сөям гел сине.
Моң-зарларымнан
Көям шул инде.
Моң-зарларымнан
Көям шул инде;
Гөлкәем, бәгырем,
Нишлим соң инде?!

Назларыңа сусадым

Басмаларда торам, аккан суга карыйм,
Елга булып вакытлар ага.
Төнге күккә карыйм, йолдызларны саныйм,
Ялгыз айдай гомерләр ага.

Мөнирәм

Яшьлегемә ямь бирә
Җан бизәгем, Мөнирәм.
Бер көн генә торми торсам
Саргаерга өлгерәм.
Әй, сыулым, Мөнирәм!
Кочак-кочак гөл бирәм.
Күзләремә бер кара син
Назларыңа тилмерәм.

Мөмкин түгел

Аймылышкан юлларымда,
Кайсы илләрне гизсәмдә.
Уйларымнан чыкмыйсың һич,
Кай тарафта йөресәң дә.

Мөмкин түгел мине уйламауың,
Мөмкин түгел мине яратмауың.
Мөмкин түгел, мөмкин түгел,
Мөмкин түгел.

Мөкиббәннәр киттем

Мөкиббәннәр киттем моңнарыңа,
Синең жырың көмеш тавышлы.
Талгын гына искән җил авазы,
Чылтрап аккан чишмә агышы.

Мәңгелеккә яраттым

Чәчәкләрнең сутын җыеп,
Моңнарымнан кәрәз коям.
Бәхетле, дип үзем тоям,
Бал корты — мин, кәрәз — оям.

Мәңгелек мәхәббәт (өченче вариант)

Еракларга киткәндә дә азга
Өзгәләнеп нигә сагынам?
Тәүге күргән кебек, шашып-ярсып
Күрәсем килә сине яңадан.