Насыйп яр

Сызгырып ла искән җилкәйләрне,
Җил тузгыта диеп белмәдек.
Кая гына барсак, ни күрсәк тә,
Кеше көлдереп лә йөрмәдек.

Баланнарны гына капкан идем,
Карлар явып киткәч балдыр дип.
Бер күрдем дә сиңа гашыйк булдым,
Миңа гына насыйп ярдыр дип.

Утырдым ла биек яр читенә,
Суның агышларын күрмәгә.
Язган ла гына булса ирешербез,
Чәчкәйләрне чәчкә үрмәгә!

Баланнарны гына капкан идем,
Карлар явып киткәч балдыр дип.
Бер күрдем дә сиңа гашыйк булдым,
Миңа гына насыйп ярдыр дип.

Каралып ла килә кара болыт,
Кай якларда явар кар булып.
Ышанма дисәң дә мин ышанам,
Гомер итүләргә пар булып!

Баланнарны гына капкан идем,
Карлар явып киткәч балдыр дип.
Бер күрдем дә сиңа гашыйк булдым,
Миңа гына насыйп ярдыр дип.

Оставьте комментарий