Мөкиббәннәр киттем

Мөкиббәннәр киттем моңнарыңа,
Синең жырың көмеш тавышлы.
Талгын гына искән җил авазы,
Чылтрап аккан чишмә агышы.

Мөкиббәннәр киттем көйләреңә,
Синең көйләр нигә сагышлы?
Исемеңне яздым күңелемә,
Адаштырыйк әле язмышны.

Мөкиббәннәр киттем сиңа карап,
Безнең язмыш нинди бәхетле!
Сүзләр кирәк түгел, күзләреңнән
Таптым күптән көткән бәхетне.

Мөкиббәннәр киттем хисләреңә,
Барсын алдым йөрәк түренә.
Бергә булу гына бәхет түгел,
Дөньяда син яшәү — бәхеттер…
Минем өчен…

Оставьте комментарий