Мөмкин түгел

Аймылышкан юлларымда,
Кайсы илләрне гизсәмдә.
Уйларымнан чыкмыйсың һич,
Кай тарафта йөресәң дә.

Мөмкин түгел мине уйламауың,
Мөмкин түгел мине яратмауың.
Мөмкин түгел, мөмкин түгел,
Мөмкин түгел.

Йолдызлар күп күк йөзендә,
Иң яктысы тик син генә.
Йөрәгемне, кавышканда,
Биләр урын син генә.

Мөмкин түгел мине уйламауың,
Мөмкин түгел мине яратмауың.
Мөмкин түгел, мөмкин түгел,
Мөмкин түгел.

Иң татлы уй — сине уйлау,
Уйлап — уйлап, һич тә туймау.
Хыялымның иң яктысы —
Тормышымда син булу.

Мөмкин түгел мине уйламауың,
Мөмкин түгел мине яратмауың.
Мөмкин түгел, мөмкин түгел,
Мөмкин түгел.

Оставьте комментарий